Хастаханә төзеткән депутатка–юбилей медале
Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы елы” дип игълан ителгән ел истәлекле вакыйгалар, котлауларга бай булды. Алтмыш райондашыбыз “ТАССР төзелүгә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде. Байлар Сабасыннан авыру сәбәпле рәсми тантаналарда катнаша алмаган Илфар Мөбарәковка медальне район һәм Саба җирлеге ветераннар советы рәисләре Расих Сабиров, Фәнил Ильясов өенә барып тапшырдылар. Илфар Әһли улы 1975-1980 елларда 191нче сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты буларак, Шәмәрдән участок хастаханәсе төзелеше буенча халык наказын үти.